Мультимедийная образовательная программа «Мирас» («Наследие»)

РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ ДЛЯ ПОДДЕРЖКИ ТВОРЧЕСКИХ
ПРОЕКТОВ ОБЩЕНАЦИОНАЛЬНОГО ЗНАЧЕНИЯ В ОБЛАСТИ
КУЛЬТУРЫ И ИСКУССТВА

Министерство культуры Республики Татарстан
Государственный ансамбль песни и танца Республики Татарстан
Представляют: мультимедийную образовательную программу «Мирас»
(«Наследие»)
Мастер-классы по татарскому танцу

Для всех, кто стремится познать всю красоту татарского танца, мы
создали нашу мультимедийную образовательную программу «Мирас»
(«Наследие»).

  • В нашем проекте представлены мастер-классы, раскрывающие основы
    и особенности национальной татарской хореографии. Мастера танца в
    простой и доступной форме делятся своим уникальным опытом.
  • Мы рассказали об основоположниках и хранителях танцевального
    искусства. Творческая судьба этих людей неразрывно сплетена с
    историей становления сценического народного танца на
    профессиональной основе.
  • В проекте вы найдёте фондовые записи из Госархива и из архива
    Государственного ансамбля песни и танца Республики Татарстан. Этот
    уникальный видеоматериал является дополнительным инструментом
    для понимания своеобразия татарской танцевальной культуры,
    татарского народа.

Надеемся, мы сможем помочь вам на пути постижения красоты, силы и
мудрости татарского танца!

Можно ли станцевать душу народа?
Татарский танец впитал в себя, кажется, неуловимое. Трепет ресниц
девушки, опустившей глаза при встрече и жар сердца юноши, на неё
смотрящего, шум Волги, устремлённой в синие дали и песню вёдер,
принимающих в себя родниковую воду, взмах лебединого крыла за секунду
до отрыва от земли и нежный изгиб стебля тюльпана, застывшее движение

металла в серебряном браслете и затейливый узор бабушкиного фартука,
колыбельную мамы и зов ветра над крышей маленького дома в родной
деревне, цветение весенних полей и широту народного праздника. Порой то,
что способен передать татарский танец, невозможно записать нотами и
схемами танцевальных па, но можно ощутить сердцем и передать от мастера
– ученику, от предков – потомкам.
Поколения музыкантов, балетмейстеров и танцоров Государственного
ансамбля песни и танца Республики Татарстан посвящали жизнь изучению и
сохранению народной танцевальной традиции, чтобы через десятилетия
бережно передавать уникальный народный характер, национальный образ.
«Золотой фонд» ансамбля пополняли известнейшие композиторы,
художники, фольклористы. Здесь впервые был собран народный станок.
Сюда приходят за консультациями по народной музыке, танцу и костюму.
Коллектив не только хранит и транслирует код своего народа, но и щедро
дарит его всем ценителям татарской культуры.

Ознакомиться с проектом можно на официальном сайте gosansambl.com в
разделе «Наследие»

________________________________________________________________
ПРОЕКТ РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ПРЕЗИДЕНТЫ ГРАНТЫ ХИСАБЫНА
ТОРМЫШКА АШЫРЫЛДЫ.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Дәүләт җыр
һәм бию ансамбле
Тәкъдим итә
"Мирас" / "Наследие" мультимедияле белем бирү программасы
Татар биюе буенча мастер-класслар

Татар биюенең барлык матурлыгын танып белергә омтылучылар өчен
без «Мирас» ( «Наследие») дип исемләнгән мультимедияле белем бирү
программасы оештырдык.

  • Безнең проектта татар милли хореографиясенең нигезен һәм
    үзенчәлекләрен ачып бирә торган мастер – класслар куелган. Бию
    осталары гади һәм аңлаешлы рәвештә үз тәҗрибәләре белән
    уртаклашалар.
  • Бию сәнгатенә нигез салучы һәм аны саклап калучылар турында
    сөйләдек. Бу шәхесләрнең иҗади язмышы милли сәхнә биюенең
    һөнәри дәрәҗәдә формалашуы һәм үсеше белән тыгыз бәйләнгән.
  • Проектта сез Дәүләт архивындагы һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию
    ансамбле фондындагы язмаларны таба аласыз. Бу уникаль
    видеоязмалар татар халкының, аның бию сәнгате үзенчәлекләрен
    аңлатучы өстәмә корал булып тора.

Халыкның күңел халәтен бию аша тасвирлап буламы?
Татар биюе мөмкин булмаганны да үз эченә сеңдергәндер кебек: яшь егетнең
йөрәк ялкыны җылысыннан оялудан дулкынланган татар кызының керфек
кагышы, зәңгәр офыкларга омтылган Идел елгасының назлы шаулавы,
чишмә сулары белән мөлдерәп тулган чиләкләрнең моңлы җырлары,
аккошларның канат кагу мизгеле, лалә чәчәгенең җилдә назлы тибрәлүе, ак
яулыклы әбиләр алъяпкычындагы һәм яшь кызларның көмеш
беләзекләрендәге бизәкләр чагылышы, әнкәйләрнең бишек моңнары, туган
яктан искән назлы таң җиленең кайнар сәламе, болын – кырларның язын
шаулап чәчәк атуы, милли бәйрәмнәрнең гүзәл аһәңе!.. Кайвакыт, татар биюе
тапшырган могҗизаны ноталарга язып та, бию хәрәкәтләре аша да күрсәтергә
мөмкин түгел, бары тик йөрәк аша гына тоемлап, остаздан укучыга, ата-
бабалардан киләчәк буынга мирас итеп калдырырга була. Татарстан Дәүләт
җыр һәм бию ансамбленең берничә буын музыкантлары, балетмейстерлары
һәм биючеләре уникаль характерлы милли образларны өйрәнү, саклап калу
һәм киләчәккә тапшыру өчен дистә еллап гомерләрен багышладылар.
Ансамбльнең «Алтын Фонд»ын танылган композиторлар, рәссамнар һәм
фольклорчылар һәрдаим баетып тордылар. Монда иң беренче булып халык
станогы җыелды. Бирегә халык музыкасы, биюе һәм костюмнары буенча
тәҗрибә тупларга киләләр. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле халык
мирасын саклап кына калмый, аны татар сәнгатенә тугры булган
тамашачыларына бүләк тә итә!

Проект белән gosansambl.com сайтының “Мирас” бүлегендә танышып була

Мультимедийная образовательная программа «Мирас» («Наследие»)

 Версия для печати

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *